Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеген арттыру мөмкинлекләре турында фикер алыштылар

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

ТР Сәүдә-сәнәгать палатасында Татарстан Республикасының коррупциягә каршы тору буенча иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләренең V советы булды. Аның эшендә республика министрлыклары, ведомстволар, оешмалар, учреждениеләр вәкилләре, шул исәптән ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова катнашты.

Катнашучыларны Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, Татарстан Республикасы Конституция суды судьясы Марат Хәйруллин, «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты» өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе ректоры Николай Титов, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе Зилә Вәлиева һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев сәламләде.

Чыгыш ясаучылар мондый очрашуларның мөһимлеген һәм чарада яшьләр катнашуын билгеләп үттеләр. Болар – Татарстан Республикасының иҗтимагый оешмалары һәм берләшмәләре лидерлары, мәгариф оешмаларының студентлар советы, коррупциягә каршы студентлар комиссияләре вәкилләре, шулай ук көчле дәүләттә лаеклы һәм тотрыклы киләчәккә хокукны гамәлгә ашыру максатында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда катнашырга теләүчеләр.

Утырыш барышында икътисадый куркынычсызлыкны тәэмин итү системасында коррупциягә каршы торуның актуаль мәсьәләләре каралды. Катнашучылар гражданнарның, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең коррупциягә бәйле янаулардан хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен яклауны тәэмин итү мәсьәләләре, Россия Федерациясендә коррупциягә каршы законнарны гамәлгә ашыру аспектлары, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш буенча профилактик чараларны гамәлгә ашыру үзенчәлекләре һәм башкалар турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International