Алабуга урманчылыгының урман фонды территориясендә ликвидлы булмаган агачларны җыю эшләре дәвам итә.
«Хәзерге вакытта эшләр Татарстан кишәрлегенең 114 нче һәм 116 нчы кварталларында алып барыла, 10 кеше катнаша, – дип сөйләде «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ директоры Миңнегаян Мөхәммәтҗанов. – Быел Алабуга урманчылыгы территориясендә 95 гектар мәйданда ликвидлы булмаган агачларны җыештырып алу эшләре башкарылачак. Эшләрне атна дәвамында төгәлләргә планлаштырабыз».
Белешмә өчен. Ликвидлы булмаган агач – черү, шулай ук янгыннар һәм башка төрле стихияле бәла-казалар нәтиҗәсендә техник сыйфатламаларын җуйганга күрә хуҗалык максатларында файдаланып булмый торган агач материалы. Ликвидлы булмаган агачларны җыештыру җил, давыл, кар, өслектә булган янгыннар һәм башка төрле хилафлыклар аркасында агачларга зыян килгән урыннарда ликвидсыз агач материалы һәлак булган агачларның гомуми запасында 90 процент өлешен тәшкил иткән очракта башкарыла. Беренче чиратта, эшләр махсус сакланыла торган кишәрлекләрдә, рекреация зоналарында, урман паркларында, урманнарда, санитар-гигиена һәм савыктыру вазыйфаларын башкаручы, юл буйларындагы саклау полосаларында, мемориаль үсентеләрдә һәм башка аеруча кыйммәтле урман массивларында башкарыла. Башка максатчан билгеләнештәге җирләрдә һәм сакланыла торган урманнарның башка категорияләрендә ликвид булмаган агач материалын җыештыру зарарлы организмнар яки янгын чыгу куркынычы барлыкка килгән очракта башкарыла.