«Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр «Макулатура тапшыр – агачны коткар!» дигән экологик акция үткәргән

2021 елның 1 декабре, чәршәмбе

Арча муниципаль районының Лесхоз урта мәктәбендә «Макулатура тапшыр – агачны коткар!» дигән экологик акция үткәрелгән. Аны «Табигать варислары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар оештырган.

Акция алдыннан яшь урманчылар өчен мәгълүмати сәгате уздырылган, урманчылар балаларга макулатура җыюның һәм аны соңыннан эшкәртүнең мөһимлеге турында сөйләгәннәр һәм барысын да урманнарны саклауның һәм экологияне яхшыртуның гомуми эшенә үзләреннән өлеш кертергә өндәгәннәр.

Акциядә 1-11 сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре катнашкан. Уртак тырышлык белән 1604 кг макулатура җыелган.

Конкурста 1, 2, 8 һәм 10 сыйныф укучылары җиңүче булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International