2021 елның 11 аенда Татарстан Республикасы территориясендә федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыруга йомгак ясалды. Әйтик, әлеге чорда дәүләт урман инспекторлары республика урман фонды җирләренә 20,6 мең мәртәбә патрульлек ясаган, административ хокук бозулар турында 936 беркетмә төзелгән.
Урманнарда санитар һәм янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аеруча еш очрый торган хокук бозу очраклары булган.
Моның белән беррәттән, Россия Федерациясе урман законнары өлешендә мәҗбүри таләпләрне һәм муниципаль хокукый актларда билгеләнгән таләпләрне бозуның ярамавы турындагы 1,3 меңнән артык кисәтү бирелгән.