Тәтеш урманчылыгының урман остасы Илһам Гәрәев «Яшь урманчы» һәм «Росток» мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр өчен «Урманны саклагыз» темасына әңгәмә үткәргән

2021 елның 3 декабре, җомга

«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре үсеп килүче яшь буынга экологик белем һәм тәрбия бирү эшен дәвам иттерәләр. Бу атнада Кариле кишәрлегенең урман остасы Илһам Гәрәев Кама Тамагы районы  Олы Кариле урта мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында һәм Кама Тамагы татар урта мәктәбенең «Росток» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен «Урманны саклагыз» темасына әңгәмәләр үткәргән.

Очрашу барышында Илһам Гәрәев укучыларга урман экосистемаларының төрләре, аларның төп характеристикалары һәм мөһим функцияләре турында сөйләгән. Шулай ук урман оасты Лубян урман-техника көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында белем бирү шартларына да тукталган.

Әңгәмәләр азагында «Урман белгечләре» һәм «Урман - безнең байлык» викториналары үткәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International