Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрыы Равил Кузюров Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол ярышларында катнашты

2021 елның 4 декабре, шимбә

Бүген Казанда «Төзүче» спорт комплексы базасында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында волейбол ярышлары узды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы командасы ТР Министрлар Кабинеты командасына каршы уйнады.

Ярышларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров һәм башкалар катнашты.

Матч нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты җыелма командасы 2:0 исәбе белән җиңде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International