Кичә, 5 декабрьдә, урта һөнәри белем бирү йортларында укучы студентлар өчен WorldSkills Russia төбәк чемпионатының ябылу онлайн-тантанасы узды. Чемпионат йомгаклары буенча Лубян урман-техника көллиятенең 33 нче бакча-парк төркеме студенткасы Анастасия Караморкина һәм Снежанна Кодес «Ландшафт дизайны» компетенциясе буенча ярышларда икенче урынны алганнар.
Җиңүегез белән тәбрик итәбез!
Белешмә өчен. WorldSkills Russia төбәк чемпионаты ноябрь аенда 19: Казан, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Алабуга, Лениногорск, Әлмәт, Зеленодольск, Иннополис, Тәтеш, Буа, Лаеш, Арча, Мамадыш, Аксубай, Зәй, Сарман, Кукмара һәм Байлар Сабасы шәһәр-авылларында узды. Быел чемпионатта бөтен республикадан 1,8 меңнән артык конкурсант катнашкан.