Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ генераль директоры Али Кылыч белән күреште

2021 елның 6 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Алабуга муниципаль районында булды. Анда ул «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ генераль директоры Али Кылыч белән күреште.

Очрашу барышында 2022 елда Kastamonu компаниясенең агач эшкәртү заводына агач ташу мәсьәләләре каралды. Катнашучылар агач әзерләү, аны ташу, бәя кую һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Белешмә өчен. Kastamonu компаниясе 1969 елда HAYAT холдингы составында оештырылган, анысы 1937 елдан бирле эшчәнлек алып бара. Kastamonu заводларында агач плитәләр җитештерүнең гомуми еллык күләме – 5 млн.м³, шулардан 2,45 млн.м³ – МДФ һәм 2,55 млн.м³ – ДСП. Kastamonu Европада агач эшкәртү тармагының иң эре 5 компаниясенең берсе булып санала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International