Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алабуга муниципаль районына эш сәфәре кысаларында «Алабуга урманчылыгы» ДКУ һәм «Алабуга урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлеге белән танышты. Аны муниципаль район башлыгы Рөстәм Нуриев, җитәкче-урманчы Рәмис Гыйлаҗиев һәм урман хуҗалыгы директоры Миңнегаян Мөхәммәтҗанов озата йөрде.
Килеп җитү белән Равил Кузюров урманчылыкның капиталь ремонт ясалган административ бинасын карап чыкты. Аңа, учреждение бинасында эчке һәм тышкы бизәү эшләре башкарылды, пластик тәрәзәләр куелды, вентиляция, электр энергиясе белән тәэмин итү һәм җылыту системалары төзәтелде, дип сөйләделәр.
Алга таба министр Алабуга урман хуҗалыгының II типтагы җитештерү участогында һәм урман янгыннарын сүндерү станциясендә булды.
Моннан тыш, очрашу барышында быел башкарылган урманнарны саклау, яклау һәм җитештерү эшләренең нәтиҗәләре һәм алдагы чорга бурычлар турында да фикер алыштылар. Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белгечләргә урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау эшен көчәйтергә, шулай ук халык арасында агитация-аңлату эшләрен уздырырга кушты.