Әгерҗе муниципаль районы мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр «Кышын кошларны ашатыгыз» дигән экология акциясенә кушылган. Мәсәлән, Сарсак-Омга лицее «Яшел армия» берләшмәсендә катнашучылар гомуми белем бирү учреждениесе территориясендә кошлар өчен җимлекләр элгәннәр.
Л.Айтуганов исемендәге Девәтернә мәктәбенең «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгында «Һәр кошка берәр җимлек» бәйгесе узган. Әгерҗе урманчылыгының Девәтернә кишәрлегендә участок урманчысы Ирек Камаев җиңүчеләргә бүләкләр тапшырган һәм җимлекләрне элеп чыгарга булышкан.