2021 елда Татарстан Республикасында 489,6 гектар мәйданда урманнарны торгызу буенча компенсация эшләре үткәрелгән. Эшләр РФ Урман кодексының 43-46 статьялары нигезендә урманнардан файдаланучы затлар тарафыннан башкарылган һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Татарстан Республикасының җирле үзидарә органнары тарафыннан көзге чорда кабул ителгән.
Исегезгә төшерәбез, 2018 елның 19 июлендәге 212-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, җир асты байлыкларын геологик өйрәнү, файдалы казылмаларны разведкалау һәм чыгаруны гамәлгә ашыру, сусаклагычларны, гидротехник корылмаларны төзү, үзгәртеп кору, чыбыклы объектларны эшләтү, шулай ук агач һәм башка урман ресурсларын эшкәртү өчен урманнардан файдаланучы арендаторлар киселгән урман утыртмалары мәйданына тигез мәйданда Россия Федерациясенең тиешле субъекты территориясе чикләрендә урманнарны торгызу яисә үрчетү эшләрен башкарырга тиеш. Әлеге хәл урман кишәрлегенең максатчан билгеләнешен үзгәртү турында үтенеч яки гариза белән мөрәҗәгать иткән затларга да кагыла (мондый кишәрлекнең тигез мәйданында), шул исәптән урман фонды җирләрен башка категориягә күчерүгә бәйле рәвештә дә, урман фонды җирләрен махсус сакланыла торган территорияләр һәм объектлар җирләренә күчерү очракларыннан тыш.
Игътибар итегез, «Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 2021 елның 02 июлендәге 303-ФЗ номерлы федераль закон нигезендә, 2021 елның 1 сентябреннән урманнарны торгызу яисә үрчетү буенча йөкләмәләрне үтәү сроклары бер елдан өч елга кадәр арттырылды, шулай ук утыртканнан соң өч ел эчендә утыртылган урман культураларын агротехник яктан тәрбияләү зарурлыгы да кертелде. РФ Хөкүмәтенең «Россия Федерациясе Урман кодексының 43-46 статьялары нигезендә урманнардан файдаланучы затлар һәм урман кишәрлегенең максатчан билгеләнешен үзгәртү турында үтенеч язуы яисә гариза белән мөрәҗәгать иткән затлар тарафыннан урманнарны торгызу яки үрчетү эшләрен башкару кагыйдәләрен раслау турында» 2019 елның 7 маендагы 566 номерлы карарының 4 пункты 2022 елның 1 гыйнварында үз көченә керәчәк, аның нигезендә компенсацияле урман торгызу яисә урман үрчетү эшләре бары тик ябык тамыр системасы белән булдырылган кәлшәләрне һәм чәчкеннәрне кулланып гына уздырылырга тиеш булачак.
Компенсацияле рәвештә урманнарны торгызу, булган кишәрлекләр турындагы кагыйдәләр турында https://minleshoz.tatarstan.ru/kompensatsionnoe-lesovosstanovlenie.htm сылтамасы аша белергә һәм мондый эшләрне уздыру нияте турында гариза формасын күчереп алырга мөмкин.