Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясенә йомгак ясадылар

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясенә йомгак ясадылар. Исегезгә төшерәбез, кампания янгын куркынычы булган чор дәвамында Россия Федерациясенең барлык субъектларында да барды. Аның төп бурычы – гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәүнең кирәклеге турында хәбәр итү.

Кампания кысаларында быел 1919 лекция, әңгәмә һәм авыл җирлеге гражданнары җыенында чыгышлар, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә 175 дәрес үткәрелгән. Шулай ук янгынга каршы тематикага каргана 540 артык аншлаг, стенд һәм плакат урнаштырылган, 13 меңнән артык листовка, белешмәлек һәм брошюра таратылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International