Лубян урман-техника көллиятендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында чаралар узган

2021 елның 10 декабре, җомга

«Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында чаралар үткән. Барлык төркем җитәкчеләре дә студентлар өчен «Синең хокукың, синең ролең: коррупциягә юк дип әйт!» дигән темага сыйныф сәгатьләре үткәргәннәр. Дәресләр барышында коррупциянең сәбәпләре, төрләре, билгеләре һәм аңа каршы көрәшнең төп механизмнары турында сөйләгәннәр.

«Шуның белән бергә мәгълүмати буклетлар таратылды һәм «Коррупциягә каршы бергә» дигән плакатлар бәйгесе оештырылды. Студентлар советы активистлары укучыларга һәм хезмәткәрләргә коррупцион хокук бозулар өчен җаваплылык чаралары турында искәртте, – дип сөйләде көллият директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Наталья Сираҗетдинова. – Тулаем алганда, без бу юнәлештә ел дәвамында аңлату эшләре алып барабыз».

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне (International Anti-Corruption Day) ел саен 9 декабрьдә Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән билгеләп үтелә. Бәйрәмнең төп максаты – барлык дәүләтләрнең һәм дөнья җәмәгатьчелегенең игътибарын коррупция проблемасына җәлеп итү һәм аңа каршы көрәш буенча чаралар комплексын эшләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International