Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2021 елның 10 декабре, җомга

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Михаил Клинов үткәрде. Киңәшмәдә Россия Федерациясе субъектларының урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан – урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, структур бүлекчәлщрнеж җитәкчеләре Тимур Галиев, Чулпан Булатова һ.б. катнашты.

Утырыш барышында 2021 елда «Урманнарны саклау» федераль проектын тормышка ашыру нәтиҗәләре, максатчан күрсәткечләргә ирешү, урман культуралары һәм урман янгыннарын сүндерү техникасын сатып алу турында фикер алыштылар.

Шулай ук чираттагы финанс елы һәм план чорына (2022-2024 еллар) Россия Федерациясе төбәкләре белән федераль проектны гамәлгә ашыру буенча килешүләр төзү мәсьәләсе дә каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International