Татарстан Республикасында 41 мең га мәйданда урман патологиясен тикшерү эшләре башкарылган

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2021 елда урман патологиясен тикшерү буенча башкарылган эшләргә йомгак ясалды. Урман фондын саклау һәм яклау секторы белгечләре мәгълүматлары буенча, барлыгы 41 мең гектар мәйданда утыртмалар тикшерелгән. Эшләр республика урман хуҗалыклары белгечләре һәм «Рослесозащита» ФБУ филиалы - Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге тарафыннан үткәрелгән.

Исегезгә төшерик, урман патологиясе ягыннан тикшерүләр урманнарның агымдагы санитар һәм урман патологиясе торышын билгеләү һәм санитар-савыктыру чараларын үткәрү өчен кирәкле документларны әзерләү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International