«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова Зеленодольск муниципаль районының 26 нчы катнаш төрдәге «Дюймовочка» балалар бакчасында урта һәм өлкән төркемнәрдә тәрбияләнүче балалар өчен «Урманның дуслары һәм дошманнары. Урманны саклыйк!» дигән темага экология дәресе уздырган.
Дәрес барышында Венера Ефременкова балаларга урманнар, аларның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль вазыйфалары, урманнарда тереклек итүче хайваннар һәм кошлар, шулай ук урманнарның санитар һәм урман патологиясенә йогынты ясый торган төп факторлар турында сөйләгән.
Моннан тыш, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр урманнарда янгын сүндерү һәм санитария куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында да белгәннәр.