Министрлыкта Россия Федерациясе Урман кодексында билгеләнгән урман декларацияләрен һәм хисапларны кабул итү эше башланды

2021 елның 13 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Россия Федерациясе Урман кодексында билгеләнгән урман декларацияләрен һәм хисапларны кабул итү эше башланды.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елның 1 июленнән 2023 елның 1 гыйнварына кадәр урман декларацияләре һәм хисаплары бары тик дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган бердәм портал һәм (яисә) дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтелә торган төбәк порталы аша, электрон документ рәвешендә генә тапшырыла.

Урман декларациясе урманнардан файдалануның күздә тотылган чоры башланырга кимендә 5 эш көне кала бер нөсхәдә бирелә. Урман декларациясенең гамәлдә булу вакыты – урманнардан файдалану чоры башлангач иң күбе 12 ай.

Урман декларациясенең формасы, шулай ук аны тутыру һәм тапшыру тәртибе, электрон рәвештәге урман декларациясе форматына карата таләпләр РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының «Урман декларациясе формасын, аны тутыру һәм тапшыру тәртибен, урман декларациясенең электрон форматына карата таләпләр раслау турында» 30.07.2020 № 539 боерыгы белән расланган.

Игътибар итегез, РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының  «Урман декларациясе формасын, аны тутыру һәм тапшыру тәртибен, урман декларациясенең электрон форматына карата таләпләр раслау турында» 2015 елның 16 гыйнварындагы 17 номерлы боерыгы үз көчен югалткан дип танылган.

Шулай ук Россия Федерациясе Урман кодексының 49, 60, 60.11 һәм 66 статьялары нигезендә урманнардан файдаланучы гражданнар, шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгына хисаплылыкның түбәндәге төрләре тапшырыла:

урманнардан файдалану турында хисап,

урманнарны янгыннардан саклау турында хисап,

урманнарны яклау турында хисап,

урманнарны торгызу һәм үрчетү турында хисап.

Урманнардан файдалану турындагы хисап гражданнар, шул исәптән урманнардан файдалануны гамәлгә ашыручы шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан хисап аеннан соң килгән айның унынчы көненнән соңга калмыйча ай саен тапшырыла (агач әзерләү максатларында урманнардан файдаланганда, шулай ук урман утыртмаларын кисүгә сәбәп булган башка максатлар өчен урманнардан файдаланганда). Урманнардан файдаланганда урман утыртмаларын кисү гамәлгә ашырылмаса, хисап ел саен, хисап елыннан соң килгән елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.

Урманнардан файдалану турында хисап формасы һәм аны тапшыру тәртибе, шулай ук урманнардан файдалану турында хисап форматына электрон рәвештәге таләпләр РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының 2017 елның 21 августындагы 451 номерлы боерыгы белән билгеләнгән.

Урманнарны янгыннардан саклау турында хисап Россия Федерациясе Урман кодексы нигезендә урманнардан файдаланучы, шулай ук урманнарны саклау буенча чараларны гамәлгә ашыручы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан хисап чорыннан соң килгән айның унынчы көненнән соңга калмыйча квартал саен тапшырыла. Урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында урманнарны саклау буенча чаралар күздә тотылмаган очракта, хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.

Урманнарны яклау турында хисап Россия Федерациясе Урман кодексы нигезендә урманнардан файдалануны гамәлгә ашыручы, шулай ук урманнарны яклау буенча чараларны гамәлгә ашыручы гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан хисап чорыннан соң килгән айның унынчы көненнән соңга калмыйча квартал саен тапшырыла. Урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында урманнарны яклау буенча чаралар күздә тотылмаган очракта, хисап ел саен, хисап елыннан соң килүче елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.

Урманнарны янгыннардан саклау турында хисап һәм урманнарны яклау турында хисап формалары, шулай ук аларны тапшыру тәртибе РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 09.03.2017 ел, № 78 боерыгы белән билгеләнгән.

Урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү турында хисапурманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү эше белән шөгыльләнүче гражданнар, шул исәптән шәхси эшкуарлар, юридик затлар тарафыннан хисап чорыннан соң килгән айның унынчы көненнән соңга калмыйча квартал саен тапшырыла. Урманнарны үзләштерү проектында, урман хуҗалыгы регламентында урманнарны яңадан торгызу һәм үрчетү буенча чаралар күздә тотылмаган очракта, ел дәвамында, хисап елыннан соңгы елның унынчы гыйнварыннан соңга калмыйча тапшырыла.

Урманнарны торгызу һәм үрчетү турында хисап формасы, аны тапшыру тәртибе РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының 21.08.2017 ел, № 452 боерыгы белән билгеләнгән.

Хисапларның һәм урман декларациясенең формалары ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының сайтында да урнаштырылган. Урманнардан файдалану турында урман декларациясен һәм хисапларны тутыру һәм тапшыру буенча – 8 (843) 221-37-26, урманнарны янгыннан саклау һәм урманнарны яклау турында хисаплар буенча – 8 (843) 221-37-32, урманнарны торгызу һәм үрчетү турында хисаплар буенча 8 (843) 221-37-34 телефоны аша консультация алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International