ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2021 елның 2 яртыеллыгында хокук куллану практикасы нәтиҗәләре хакында ачык фикер алышу булачак

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

2021 елның 15 декабрендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында 2 яртыеллыкта хокук куллану практикасы нәтиҗәләре хакында ачыктан-ачык фикер алышу булачак. Чара хуҗалык итүче субъектларга норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен массакүләм рәвештә бозуларны аңлату максатларында Zoom платформасы базасында конференция режимында үткәреләчәк.

Конференциянең идентификаторын һәм паролен алу өчен Министрлыкка мөрәҗәгать итеп, электрон почта адресына хат җибәрергә кирәк:  gkn.mlh@tatar.ru яисә 8 (843) 221-37-29 телефоны буенча шалтыратыгыз.

Норматив хокукый актларның мәҗбүри таләпләрен бозу, федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) гамәлгә ашыру буенча сорауларны (мөрәҗәгатьләрне), шулай ук кисәтүләрне һәм шәрехләрне түбәндәге кайтаваз каналларыннан файдаланып җибәрергә мөмкин:

- электрон почта адресы: gkn.mlh@tatar.ru;

- тел.: 8 (843) 221-37-29;

- яки Министрлыкка язмача мөрәҗәгать итү юлы белән: 420124, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ямашев проспекты, 37А.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International