«Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ III тип урман янгыннарын сүндерү станцияләрендә урман янгыннарын сүндерү техникасы һәм җиһазлар кышкы саклауга куелган. «Техниканы кышкы саклауга куяр алдыннан белгечләр аның торышын җентекләп тикшерде, техник хезмәт күрсәтелде, – дип сөйләде «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ директоры Айдар Гайфуллин. – Әлеге чаралар урманнарда киләсе янгын куркынычы янаган чор башланганчы машиналарның һәм җайланмаларның сакланышын тәэмин итә».
«Шушы көннәрдә янгынга каршы җиһазларга, инвентарьларга, инструментларга һәм урман янгыннарын кисәтү һәм сүндерү эшчәнлеген тәэмин итүнең башка чараларына инвентарьлаштыру үткәрелде, – дип тә өстәде Айдар Гайфуллин. – Хәзерге вакытта кирәкле материаллар һәм җиһазлар сатып алына».