Әлмәт районының Урман-Кәләй урта мәктәбеендә «Урман – безнең байлык» дигән экология дәресе узган

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

Әлмәт районының Урман-Кәләй урта мәктәбендә  «Урман – безнең байлык» дигән экология дәресе узган. Укучылар алдында «Кәләй урманчылыгы» ДКУ һәм ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәсе белгечләре чыгыш ясаган.

Дәрес кысаларында шулай ук ике команда: «Урман чишмәсе» мәктәп урманчылыгы әгъзалары һәм «Юнармия» иҗтимагый ватанпәрвәрлек хәрәкәте бүлекчәсе вәкилләре арасында  «Урман белгечләре» викторинасы оештырылган. Укучылар урман һәм анда тереклек итүче җан ияләре, урманнарның функцияләре, урман хуҗалыгы алып бару үзенчәлекләре турында үзләренең белем дәрәҗәсен күрсәткәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International