Урюм урта мәктәбенең «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында 2022 елга эш планы турында фикер алыштылар

2021 елның 15 декабре, чәршәмбе

Тәтеш урманчылыгының Урюм кишәрлегендә участок урманчысы Дмитрий Тойкин Тәтеш районы, Урюм урта мәктәбенең «Лесовичок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар белән күрешкән. Очрашу барышында 2021 елдагы эш нәтиҗәләре турында фикер алышынган һәм алдагы чорга бурычлар билгеләнгән.

Чаралар планына «Кышын кошларны ашатыгыз», «Макулатура тапшыр – агачны коткар», «Хәтер бакчасы», «Татарстанның чиста урманнары», Тыюлыклар һәм милли парклар көненә чаралар, Халыкара урманнар көне, Халыкара кошлар көне һәм башкалар кертелгән.

Очрашу азагында Дмитрий Тойкин балаларга табигатьне саклау эшчәнлегендә актив катнашканнары өчен мактау кәгазе һәм «Нәрсә? Кайда? Кайчан?» өстәл уены белән «Лубян - урманчылар ватаны» китабын тапшырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International