Кошлар өчен X интернет-конкурска эш кабул итү дәвам итә. Аны Россия Кошларны саклау берлеге оештыра.
Эшләр 2022 елның 21 мартына кадәр http://birds-konkurs.ru сайтында кабул ителә. Анда теләге булган һәркем катнаша ала.
Һәр ай саен жюри берәр эш буенча түбәндәге номинацияләрдә сайлаячак:
– «Оптималь вариант» (кошларның ихтыяҗларына һәм җимлек стандартларына туры килә торган + дизайн);
– «Могҗизаи ашханә» (иң матур һәм оригиналь җимлек).
2022 елның 1 апреле – Халыкара кошлар көненә жюри әгъзалары тарафыннан конкурсның һәр айдагы номинантлары арасында берәр җиңүче сайланачак.
Җиңүчеләр Россия Кошлар сагы союзыннан грамоталар һәм призлар алачак. Барлык катнашучылар да конкурста катнашучыларның электрон таныклыкларын күчереп ала алачак.
Оештыручылар сүзләренчә, фотосурәтләрдә эшнең авторы булырга тиеш.