Кукмара муниципаль районының Лубян авылында Лубян урман-техника көллияте студентлары арасында ел саен уздырыла торган Спартакиада дәвам итә. Бу атнада көллияттә ирләр командалары арасында волейбол ярышлары узган.
Ярышлар нәтиҗәсендә беренче урынны 22 нче икътисад төркем командасы алган. Икенче урында – 41 нче урман хуҗалыгы төркеме, өченчедә – 21 нче урман хуҗалыгы төркеме җыелма командасы.
Элегрәк Лубян урман-техника көллиятендә спартакиада кысаларында футбол, баскетбол һәм өстәл теннисы буенча ярышлар үткәрелгән булган.