«Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Зеленодольск сынау урман хуҗалыгында булып кайтканнар

2021 елның 17 декабре, җомга

Зеленодольск районы, Әйшә урта мәктәбенең «Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Зеленодольск сынау урман хуҗалыгында күркә киптерү бинасында булып киткәннәр. Питомник җитәкчесе Илнур Нәбиуллин һәм документлар белән тәэмин итү белгече Илсөя Вәлиева балалар өчен экскурсия үткәргән.

Белгечләр укучыларга урман хасил итүче төп токым орлыкларын җыю һәм саклау, стандарт утырту материалын үстерү үзенчәлекләре турында сөйләгәннәр.

Шулай ук «Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында катнашучылар ылыслы токым күркәләреннән орлык алу процессын да күргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International