#БумБатл-2021: Татарстан Республикасы – макулатура җыю буенча бөтенроссия ярышында актив катнашучы

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы халкы макулатура җыю буенча #БумБатл бөтенроссия ярышларында актив катнаша: 5 декабрьдән 40 тоннадан артык кәгазь эшкәртелүгә җибәрелгән, 33 мәктәптән һәм 6 оешмадан катнашуга гаризалар кергән.

Акцияне уздыруның ун көне эчендә Татарстан җыелган макулатура саны буенча топ-10 исемлегенә керә (регионнар рейтингында 7 нче урында). Әмма кәгазь ярышында алдынгы булырга иртәрәк әле. Бүгенге көндә иң нәтиҗәле төбәк – Брянск өлкәсе, анда 70 тонна диярлек кәгазь тапшырылган, икенче урында – Киров, өченче урынга Ханты-Манси автоном округы чыккан.

#БумБатл акциясендә катнашырга теләгән республика халкы акциянең партнеры – ЭкоЛаб компаниясенә мөрәҗәгать итә ала: аларның макулатура кабул итү пунктлары нигездә көньяк-көнчыгыш өлештә урнашкан (ориентлаштырылган торак пунктлар: Мамадыш, Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама, Чаллы, Зәй, Әлмәт, Чистай, Лениногорск, Бөгелмә). Моннан тыш, компания сайтында алдан гариза биреп, ЭкоЛаб җыйган кәгазь артыннан машинаны күрше торак пунктларга да җибәрә ала (ләкин 1 центнердан артык кәгазь җыелган булырга тиеш). Алып китү мөмкинлеге турында 8 (8552) 46-84-37, 8 (917) 932-45-87 телефоннары аша яисә https://бумбатл.национальныепроекты.рф/ сайтындагы кире элемтә формасы аша белешергә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, әлеге акция РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы, РФ Мәгариф министрлыгы һәм РФ Фән һәм югары белем министрлыгы ярдәмендә «Илкүләм өстенлекләр» коммерциясез оешма инициативасы буенча икенче ел рәттән уздырыла.

Оештыручылар нияте буенча, быел #БумБатл, яшь һәм өлкән буын катнашучыларын берләштереп, гаилә акциясе булырга тиеш. Ярыш нәтиҗәләре буенча илнең иң нәтиҗәле мәктәпләре, югары уку йортлары һәм компанияләре, шулай ук үзләренең кумирлары белән күрешү хакына көч куеп, социаль челтәрләрдә постларның иң креатив авторлары билгеләнәчәк.

Быел #БумБатла амбассадорлары Евгения Медведева, Миша Марвин, Юлия Ковальчук, Стас Ярушин, Сати Казанова, Дмитрий Губерниев, Сергей Рязанский, Никита Нагорный һәм башка танылган кешеләр булды.

Тулырак мәгълүматларны  https://бумбатл.национальныепроекты.рф/ сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International