Бүген Татарстан Республикасында «Чыршы» («Ель») оператив-профилактик чарасы башланды. «Дәүләт урман инспекторлары һәм Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның территориаль бүлекләре белгечләреннән 150дән артык мобиль патруль төркеме төзелде, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров. – Аларга ылыслы үсентеләр күбрәк булган урман кишәрлекләрен көн саен тикшереп торырга туры киләчәк. Операция 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк».
Исегезгә төшерик, агачларны законсыз кисү, урман утыртмаларына зыян салу гражданнарга – 3 мең сумнан алып 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 20 мең сумнан 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә. Моннан тыш, агачларны законсыз кискән зат киселгән агач токымына, аның үсүенә һәм урманнарны саклау категориясенә бәйле булган урманнарга китерелгән зыянны капларга тиеш булачак.
2020 елда «Чыршы» операциясе кысаларында 156 мобиль патруль төркеме төзелгән иде, 593 рейд тикшерүе уздырылган, шул ук вакытта законсыз агач әзерләүнең 18 факты ачыкланган.
Урман законнарын бозу фактлары турында урман сагының турыдан-туры 8-800-100-94-00 номерына, шулай ук Урман янгыннарын сүндерү үзәгенең төбәк диспетчерлык хезмәте номерына 8 (843) 221-37-95 хәбәр итәргә мөмкин.