«Экокласс.рф» бөтенроссия порталы «Минем яшел мәктәп» экологик проектлар конкурсын башлап җибәргән. Чараның максаты – уку йортларында «яшел» практика кертүнең нәтиҗәле ысулларын табу һәм укучыларны экологик мәсьәләләрне хәл итүгә җәлеп итү.
Конкурс белем бирү учреждениеләрен берничә юнәлеш буенча «яшел» итәргә ярдәм итәчәк:
- биналарны яшелләндерү һәм мәктәп һәм югары уку йорты территорияләрен рациональ файдалану;
- калдыклар белән җаваплы эш итү һәм ресурсларны сакчыл куллану;
- су саклау һәм суның сыйфатын яхшырту;
- энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеге;
- экологик агарту.
Катнашу өчен https://конкурс.зеленыешколы.рф/ рәсми сайтында теркәлергә кирәк. Эксперт комиссиясе бәяләве буенча иң күп балл җыйган ун мәктәп тематик бүләкләр алачак. Иң яхшы тәҗрибәләр проектның йомгаклау җыентыгына керәчәк, ә конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар алачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүматны биредә белергә була: https://eco.tatarstan.ru/file/g2b/File/Polozhenie_konkurs_Moya%20zelenaya%20shkola%202021_2022.pdf.