Усад прогимназиясендә «Яшә, чыршыкай!» дигән чара узган

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Лаеш муниципаль районының Усад прогимназиясендә «Яшә, чыршыкай!» дигән чара узган. Аның кысаларында Шәһәр яны урманчылыгының Столбище кишәрлегендәге урман остасы Гүзәл Сабирова  «Усадский подрост» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар өчен «Урман гүзәлен саклыйк» темасына дәрес үткәргән.

Гүзәл Сабирова укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман байлыкларын саклау һәм арттыруның мөһимлеге һәм «Чыршы» операциясе турында сөйләгән.

Моннан тыш, чара барышында укучылар чыршыларны кисүдән яклау темасына багышланган рәсемнәр ясаганнар һәм ылыслы ботаклардан һәм күркәләрдән өстәл композицияләре әзерләгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International