«Лубян урман-техника көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесендә «Бозда күңелле стартлар» дигән ярышлар узган. Чара кысаларында студентлар тимераякта шуу техникасын һәм командада эшләү күнекмәләрен күрсәтеп, берничә төрле биремнәрне үтәгән.
Ярышлар нәтиҗәсендә беренче урынны 4 нче курс командасы алган. Икенче урында – 2 нче курс, өченчедә – 1 нче курс җыелма командасы.
«Бик мавыктыргыч булды, мин бик күп уңай хис-кичерешләр алдым, – дип уртаклашты 4 нче курс студенты Марсель Низамиев. – Ярышлар безне берләштерде һәм бәйрәм кәефе өстәде».