Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларның 2021 елда административ биналарына капиталь ремонт ясау буенча республика программасын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Министрлыкта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларның административ биналарына капиталь ремонт ясау буенча республика программасын тормышка ашыруга йомгак ясалды. Быел Әлки, Арча, Биләр, Болгар, Алабуга, Зеленодольск, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Түбән Кама, Нурлат, Идел буе һәм Чирмешән урманчылыкларында 28 объект ремонтланды.

Бинаның торышына карап, эчке һәм тышкы бизәү эшләре башкарылган, пластик тәрәзәләр куелган, вентиляция, электр белән тәэмин итү һәм җылыту системаларына ремонт үткәрелгән.

Бу максатларга республика бюджетыннан барлыгы 70,5 млн. сум акча бүлеп бирелгән. Программаны гамәлгә ашыру 2022 елда да дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International