Зәй урманчылыгының урманны саклау һәм яклау инженеры Лилия Вәлиева «Урман гүзәлен саклыйк» дигән дәрес үткәргән

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Зәй урманчылыгының урманны саклау һәм яклау инженеры Лилия Вәлиева Зәй районының 5 нче Зәй мәктәбе укучылары өчен «Урман гүзәлен саклыйк» дигән дәрес үткәргән.

Дәрес барышында Лилия Вәлиева укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР «Зәй урманчылыгы» ДКУ эшчәнлек юнәлешләре, шулай ук «Чыршы» («Ель») оператив-профилактик чарасы кысаларында дәүләт урман инспекторлары үткәргән эшләр турында сөйләгән.

Дәрес ахырында ылыслы агачларның сакланышын тәэмин итү мөмкинлекләре турында фикер алышканнар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International