Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Яшә, чыршыкай» дигән кул эшләре конкурсы узган

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Ютазы урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Яшә, чыршыкай» дигән кул эшләре конкурсы узган. Аны «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар оештырган.

«Әлеге конкурсның максаты – яңа ел алды чорында урманга сакчыл мөнәсәбәтне пропагандалау һәм ылыслы үсентеләрне саклау, – дип сөйләде «Яшел патруль» берләшмәсендә катнашуы Марат Садыйков. – Гомумән, конкурска күп эшләр керде, башлангыч сыйныф укучылары аеруча активлык күрсәтте».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International