«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова 3 нче гимназия укучылары өчен дәрес үткәргән

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

«Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманнарны яклау үзәге директоры вазыйфаларын башкаручы Венера Ефременкова Зеленодольск муниципаль районының 3 нче гимназиясе укучылары өчен дәрес үткәргән. Очрашу «Урманны яклау - безнең эшебез» мәгълүмат кампаниясе кысаларында оештырылган.

Очрашу барышында укучылар Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, ТР Урманнарны яклау үзәгенең эшчәнлек юнәлешләре, урман авыруларын мониторинглау һәм урманнарны торгызуга мониторинг ясау максатлары һәм бурычлары, шулай ук урманнарның санитария һәм урман патологиясе торышына йогынты ясый торган факторлар турында белгәннәр.

Ахырда үсеп килүче буынга һөнәр сайлау мәсьәләләре дә күтәрелгән. Венера Ефременкова балаларга урман тармагы һөнәрләре, эшкә урнашу мөмкинлекләре, яшь белгечләргә ярдәм чаралары турында сөйләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International