«Чирмешән урманчылыгы» ДКУ «Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы авыл җирлекләре һәм оешмалары территорияләренең һәм мәйданчыкларының иң яхшы яңа ел бизәлеше» район конкурсында 3 нче урын алган.
Әлеге конкурс Яңа ел һәм Рыштуа бәйрәмнәре алдыннан һәм бәйрәм көннәрендә бәйрәм атмосферасы булдыру, социаль әһәмияттәге объектларның тышкы ягын һәм алар янәшәсендәге территорияләрнең эстетик матурлыгын арттыру максатында муниципаль район администрациясе тарафыннан ел саен уздырыла. Экспертлар тарафыннан территорияләрне бизәүнең сәнгати дәрәҗәсе һәм оригинальлеге, утлар белән бизәлеше һ.б. бәяләнгән.