Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы булды. Утырыш Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров рәислегендә узды.
Чарада мобилизация эше һәм дәүләт серен саклау буенча белгеч Самат Арипов һәм Лубян урман-техника көллияте директоры Рим Фәхразыев докладлар белән чыгыш ясадылар. Самат Арипов – Татарстан Республикасында террорчылыкка каршы комиссиянең эш төркеменең эш нәтиҗәләре турында, Рим Фәхразыев көллият биналарының террорчылыкка каршы якланганлыгы турында сөйләде.
Шулай ук утырыш барышында террорчылыкка каршы эшчәнлекне оештыруны өйрәнү һәм Террорчылыкка каршы илкүләм комитет, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия карарларын үтәү нәтиҗәләре буенча йомгак ясалды, бу юнәлештә эшне камилләштерү буенча тәкъдимнәр каралды.
Киңәшмәгә йомгак ясап, Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров белгечләргә объектларның – Министрлыкның һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең административ биналарының террорчылыкка каршы сакланыш дәрәҗәсен көчәйтү, өстәмә инструктажлар, күнегүләр үткәрү белән бәйле кайбер йөкләмәләрне җиткерде.