Татарстан Республикасы «Лениногорск урманчылыгы» ДКУ Иске Куак кишәрлеге урманчысы Ревал Әюпов Лениногорск районы Иске Иштирәк төп гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшь урманчылар» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен «Табигатьтә һәм кеше тормышында урманның роле» темасына дәрес үткәргән.
Очрашу барышында Ревал Әюпов укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман «байлыкларын» саклау һәм арттыру мөһимлеге, урман тармагы һөнәрләре һәм яшь белгечләргә ярдәм итүнең гамәлдәге чаралары турында сөйләгән.
Дәрес ахырында «Урман белгечләре» дигән викторина булган, аның барышында балалар урман һәм анда тереклек итүче җан ияләре, урман хуҗалыгын алып бару үзенчәлекләре, урманнарны торгызуның төп ысуллары һ.б. турында белемнәрен күрсәткәннәр.