ТР «Азнакай урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылган

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

ТР «Азнакай урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясенә кушылган. Белгечләр тармак ветераннары Гүзәл Хәйдәрова, Габделәхәт Галәветдинов, Илмира Шәрипова һәм Гайшә Сәлахова өчен «Маяк» һәм «Сарман» район газеталарына язылганнар.  Язылу кәгазьләрен участок урманчылары Айрат Вахитов һәм Бәхтияр Хашимов тапшырган.

Исегезгә төшерәбез, «Язылу бүләк ит» хәйрия акциясе «Татмедиа» АҖ инициативасы буенча 2016 елдан бирле үткәрелә – ветераннар, картлар йортлары һәм республиканың башка социаль учреждениеләре өчен газета-журналларга язылу рәсмиләштерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International