ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты

2021 елның 28 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров «Теләкләр чыршысы» россиякүләм хәйрия акциясендә катнашты. Министр https://елкажеланий.рф/ сайтындагы интерактив чыршыдан открытка алды, анда Чаллы шәһәрендә яшәүче 8 яшьлек Әмирнең LEGO City Trains конструкторы турындагы хыялы язылган иде.

Бүген аның бу хыялы тормышка ашты. Әмиргә бүләкне һәм министр Равил Кузюров исеменнән иң изге теләкләрне «Алабуга урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Рәмис Гыйлаҗиев һәм Татарстан кишәрлеге урманчысы Ирек Сафин тапшырды.

Исегезгә төшерик, «Теләкләр чыршысы» россиякүләм хәйрия акциясе 2018 елдан бирле үткәрелә. Быел гаризалар 15 ноябрьдән 11 декабрьгә кадәр: https://елкажеланий.рф/ сайтында кабул ителгән. Аларны катлаулы авырулары булган балалар һәм өлкән кешеләр, ятим балалар, керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаилә балалары калдыра алган. «Теләкләр чыршысы»ндагы теләкләрне 2022 елның 28 февраленә кадәр үтәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International