Сишәмбе көнне, 28 декабрьдә, Әлмәт муниципаль районының Иске Михайловка урта мәктәбендә «Үзенчәлекле җимлек» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узган. Әлеге конкурс 1-4 нче сыйныф укучылары арасында үткәрелгән. Әлмәт урманчылыгы белгечләре җиңүчеләргә бүләкләр – мактау грамоталары һәм символик призлар тапшырган.
Конкурс йомгаклары буенча беренче урынны 3 нче сыйныф укучысы Валерия Кинева яулаган. Икенче урынга – Елизавета Будникова (1 нче сыйныф), өченче урынга Раилә Мохтасарова (4 нче сыйныф) һәм Тимерхан Низамов (2 нче сыйныф) лаек булган.
Шулай ук «Иң оригиналь җимлек», «Иң яхшы җимлек», «Икенчел чималдан ясалган иң яхшы җимлек» һәм «Гадидән гади» номинацияләрендә җиңүчеләр дә билгеләнгән.