«Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының хәрәкәт символлары» республика конкурсына йомгак ясалды

2021 елның 30 декабре, пәнҗешәмбе

«Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының хәрәкәт символлары» республика конкурсына йомгак ясалды. Исегезгә төшерик, аны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы оештырды.

Конкурсның максаты үсеп килүче буынга экологик белем һәм тәрбия бирү, шулай ук Татарстанның мәктәп урманчылыклары хәрәкәте өчен бердәм символлар (әләм һәм герб) эшләү.

Конкурс 2021 елның 18 октябреннән 25 декабренә кадәр үткәрелде. Анда мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр һәм җитәкчеләр, республиканың 5 яшьтән 18 яшькә кадәрге белем бирү оешмалары укучылары катнашты. Конкурска барысы 100дән артык эш алынган.

Конкурс йомгаклары буенча «Татарстан Республикасының мәктәп урманчылыклары әләме» номинациясендә беренче урынны Арча районы «Разъезд-Корса төп гомуми белем бирү мәктәбе« МББУ укучысы Азалия Кашина алды. Икенче урында – Полина Горбунова (Бөгелмә районының 3 нче УББМ), өченче урында – Әлфинә Фатыйхова (Кукмара районының Березняк авылында Х.В.Ваһапов исемендәге урта мәктәп).

«Татарстан Республикасының мәктәп урманчылыклары гербы» номинациясендә беренче урынны Әлфинә Фатыйхова алды (Кукмара районының Березняк авылы Х.В. Ваһапов ис. МББУ). Икенче урында – Виктория Михайлова (Апас районының Табар Черкене урта мәктәбе), өченче урында – Регина Борһанетдинова (Апас районының Табар Черкене урта мәктәбе).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International