«Старт, эко-отряд!» россиякүләм конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә

2022 елның 5 гыйнвары, чәршәмбе

«Старт, эко-отряд!» россиякүләм конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итү дәвам итә. Ярышларны Россия мәктәп укучылары хәрәкәте оештыра.

Конкурста катнашу өчен  https://рдш.рф сайтында теркәлергә, 2022 елның 31 маена кадәр конкурс платформасы аша шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык белән бергә гариза бирергә, конкурсның бер юнәлеше буенча («экологик тикшерү», «экологик волонтерлык», «табигатьне саклау объекты») экологик проект һәм  башкарылган эшләр турында мәгълүмат тапшырырга кирәк.

Конкурста яңа төзелгән һәм 8-17 яшьлек 4-15 кешедән торган гамәлдәге экологик отрядлар да катнаша ала.

Конкурс һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүматларны әлеге сылтама аша белергә мөмкин: https://storage.рдш.рф/rdsh/uploads/84/3b6e554a9ba3c68a2dc1bd6ebdda9f.pdf.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International