Татарстанлылар кышлаучы кошларны өйрәнү буенча «Россия кышы 2021-2022» проектына кушыла ала

2022 елның 6 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия кошларны саклау берлеге кышлаучы кошларны өйрәнү буенча «Россия кышы 2021-2022» проектын тормышка ашыра. «Кыш ае кошларны күзәтү өчен иң яхшы вакыт түгел дип санала. Әйе, кышын, елның башка сезоннары кебек үк, каурыйлы дусларның төрләре күп булмый, әмма аларның күбесе безгә якыная  төшә, чөнки бу катлаулы чорда алар торак пунктларның читләренә генә түгел, ә күп катлы төзелмәләргә кереп оялыйлар, – ди оештыручылар. – Кошларның үз-үзләрен тотышын җентекләп карау, аларның төсләрен тикшерү, тавышларына колак салу һәм, мисал өчен, аларның тавышларына карап песнәкләрнең яисә чыпчыкларның төрләрен танырга өйрәнү өчен яхшы вакыт бу».

«Россия кышы 2021-2022» проектының төп мәйданчык-платформасы: https://www.inaturalist.org/, анда үзеңнең күзәтүләреңне (фотосурәтләрне һәм аудиоязмаларны) урнаштырырга мөмкин, алар экспертлар тарафыннан тикшерелеп, фәнни мәкаләләрдә файдаланылачак.

Узган сезонда кошларны кышкы чорда күзәтүгә илнең барлык почмакларыннан 1,2 мең кеше кушылган.

Проект турында тулырак мәгълүмат белән әлеге сылтама аша танышырга мөмкин: http://ruswinter21.tilda.ws/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International