2021 елда Татарстан Республикасында мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү эшенә йомгак ясалды. Узган ел ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан укучылар белән эшләүнең сыйфатын яхшырту һәм нәтиҗәлелеген арттыру, заманча белем бирү программаларын эшләү, чараларның яңа төрләрен һәм форматларын эзләү юнәлеше алынган иде.
Хәзерге вакытта Татарстанда 115 мәктәп урманчылыгы бар, аларда 1,5 меңнән артык кеше исәпләнә. Катнашучыларның уртача яше – 14 яшь.
2021 елда укучылар төрле республика һәм бөтенроссия конкурсларында, «Хәтер бакчасы», «Урманны янгыннан сакла», «Яшә, чишмә, яшә!» , «Макулатура тапшыр – агачны коткар», «Татарстанның чиста урманнары», «Урманны саклыйк» һ.б. чараларда катнашканнар. 29-31 июль көннәрендә Кукмара муниципаль районының Лубян авылында ТР мәктәп урманчылыкларының IV слеты оештырылды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүче балаларның эшчәнлеге кышкы чорда да кимеми. Хәзер балалар «Яшә, чыршы!», «Кышын кошларны ашатыгыз!» һ.б. акцияләрне үткәрә.