Муниципаль берәмлекнең инвестицион җәлеп итүчәнлеге турында иң яхшы презентация буенча республика видеороликлар конкурсына гаризалар кабул итү төгәлләнә. Аны Татарстан Республикасының Инвестиция үсеше агентлыгы оештыра.
Теләге булган һәркем үз көчен сынап карый ала. Моның өчен Агентлык почтасына үз муниципалитеты турында, инвестор өчен районның уникаль конкурентлы өстенлекләре турында сөйли торган презентация материалы җибәрергә кирәк.
Видеороликлар җыю 15 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк, ә конкурс нәтиҗәләре 2022 елның 20 гыйнварында игълан ителәчәк. Җиңүчеләрне ТР ИҮА җитәкчелеге вәкилләрен һәм видео җитештерү һәм маркетинг өлкәсендә чакырылган экспертларны үз эченә алган эксперт комиссиясе сайлаячак.
Иң яхшы роликны сайлаганда инвестор ни өчен нәкъ менә шушы муниципаль берәмлекне сайларга тиеш дигән сорауга җавап төп таләп булып торачак. Видеоның озынлыгы ике минуттан артмаска тиеш. Эшләр airrt.press@tatar.ru электрон почтасына кабул ителә.