Татарстанлылар урман законнарын бозу фактлары турында хәбәр итә ала

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасында «Урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУ төбәк диспетчерлык хезмәте эшли. Республикада яшәүче һәркем, 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннарына, шулай ук «Халык контроле» мобиль кушымтасы аша, урман законнарын бозу факты турында хәбәр итә ала.

2021 елда төбәк диспетчерлык хезмәте аша (8-800-100-94-00) урман сагының турыдан-туры линиясе буенча ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына 89 мөрәҗәгать алынды, аларның 18 – агачларны законсыз кисү, 13 – консультация хезмәтләре күрсәтү, 13 – башка төрле хокук бозулар турында.

Стационар 8 (843) 221-37-95 номеры буенча – 154 мөрәҗәгать, «ГЛОНАСС+112» бердәм дәүләт мәгълүмат системасы буенча 1011 хәбәр алынган.

Барлык мөрәҗәгатьләр дә Министрлыкның структур бүлекчәләренә тапшырылды һәм гамәлдәге законнарга туры китереп каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International