Бүген, 11 гыйнварда, Россия Федерациясендә Тыюлыклар һәм милли парклар көне дигән рәсми бәйрәм билгеләп үтелә. Әлеге датаны 1997 елда Кыргый табигатьне саклау үзәге һәм Бөтендөнья кыргый табигать фонды гамәлгә куйган. Бәйрәмнең максаты – җәмәгатьчелек игътибарын экология проблемаларына җәлеп итү, табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.
Традиция буенча, бу көнне тематик конференцияләр, лекцияләр, төрле акцияләр һәм чаралар үткәрелә, әйләнә-тирәлекне саклауга үз өлешләрен керткән җәмәгать эшлеклеләренә һәм галимнәргә бүләкләр тапшырыла.
Россиядә дәүләт табигать тыюлыклары һәм милли парклар федераль әһәмияттәге махсус саклана торган табигый территорияләргә карый. Бу – илебезнең гомуммилли байлык объектлары. Милли паркларда һәм тыюлыкларда нинди дә булса төзелеш һәм сәнәгать эшчәнлеге алып бару тыела. Экологлар һәм биологлар бу саклана торган территорияләрдә үз тикшеренүләрен үткәрә, фәнни эшчәнлек алып бара. Моннан тыш, милли парклар популяр туризм урыннары да булып тора. Алар – кагылгысыз табигатьнең үзенчәлекле почмагы.
Россиядә барлыгы 12 меңгә якын махсус сакланыла торган төрле дәрәҗәдәге табигать территорияләре бар, алар арасында федераль әһәмияттәгеләре: 108 тыюлык, 63 милли парк һәм 60 дәүләт табигать тыюлыгы. Федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге махсус сакланыла торган табигать территорияләренең гомуми мәйданы 232,5 млн.га якын, ягъни ил мәйданының 13,6 процентын тәшкил итә. Шул ук вакытта махсус саклана торган табигый территорияләр системасы үсешен дәвам иттерә – яңа тыюлыклар һәм милли парклар булдырыла.