Татарстанда «Чыршы» («Ель») операциясе кысаларында урман законнарын бозуның 7 очрагы ачыкланган

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Чыршы» («Ель») ведомствоара оператив-профилактик чарасына йомгак ясалды. Исегезгә төшерәбез, ул 2021 елның 20-31 декабрендә узган иде.

«Чыршы» («Ель»)  операциясе кысаларында 28 стационар пост һәм 133 мобиль патруль төркеме булдырылган, 227 кеше – 166 дәүләт урман инспекторы һәм ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы территориаль бүлекләренең 61 хезмәткәре эшләгән.

Патрульлек барышында урман законнарын бозуның 7 очрагы ачыкланган. Барлык очраклар буенча да гаепле затларга карата административ хокук бозулар турында эшләр кузгатылган. Урман фондына китерелгән гомуми зыян 16,3 мең сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International