Министрлыкта биржа мәйданчыгында агач сату мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2022 елның 11 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Министрлыкта биржа мәйданчыгында агач сату мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды. Аны урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров үткәрде. Чарада «Электрон технологияләр системасы» ҖЧҖ генераль директоры Владислав Воронин, Министрлык белгечләре, урманчылыкларның җитәкче-урманчылары, республика урман хуҗалыклары директорлары һәм хисапчылары катнашты.

Киңәшмә барышында 2021 елның 2 июлендәге 304-ФЗ номерлы федераль закон нигезләмәләрен куллану мәсьәләләре каралды, алар нигезендә дәүләт (муниципаль) учреждениеләре әзерләгән агач 2022 елның 1 гыйнварыннан оештырылган сатулар аша сатылырга тиеш.

Кыскача доклад белән «ЭТС» ҖЧҖ генераль директоры Владислав Воронин чыгыш ясады. Ул биржа гаризаларын рәсмиләштерү, сәүдә үткәрү, килешүләр буенча исәп-хисапларны тәэмин итү үзенчәлекләре турында сөйләде.

Утырыш ахырында биржа сәүдәсен оештыру мәсьәләләре буенча фикер алышынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International