2022 елның 1 мартыннан 3 мартына кадәр Сочи шәһәрендә сертификацияләү мәсьәләләре буенча семинар узачак. Чараны оештыручы – FSC Россия.
Семинарда агач белән тәэмин итү чылбырын сертификацияләү, контрольдә тотылучы агач, стандартларның база таләпләре һәм күптән түгел үз көченә кергән яңа таләпләр каралачак.
Катнашу өчен сертификациягә җаваплы затлар, эчке аудиторлар һәм консультантлар чакырыла.
Укыту белән бәйле барлык сораулар буенча FSC Россиянең стандартлар һәм сыйфат менеджеры Татьяна Дюковага (электрон адрес) мөрәҗәгать итәргә мөмкин: t.diukova@ru.fsc.org тел.: 89091261979).