Казанда Яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары ачылды

2022 елның 12 гыйнвары, чәршәмбе

Казанда Идел буе экологик компаниясенең яңа ел чыршыларын кабул итү пунктлары ачылды, алар 31 гыйнварга кадәр эшләячәк.

Ылыслы агачлар Г.Кутуй ур., 160 адресы буенча кабул ителә (аларны компания офисы янында махсус контейнерга салырга кирәк). Тагын бер кабул итү пункты Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча эшли (контейнер «Мега» сәүдә үзәгенең кышкы бульвар территориясендә урнаштырылган).

Барлык агачлар да азык-төлеккә витаминлы өстәмә һәм хайваннар өчен җылы түшәмә булачак, шулай ук ягулык сыйфатында да файдаланылачак. Шуңа күрә кабул итү пунктына тапшырыр алдыннан чыршыларны җылтыннардан һәм башка бизәкләрдән чистартырга кирәк, дип хәбәр иттеләр компаниянең матбугат хезмәтендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International